Сессиянең көн тәртибендә - шәһәр һәм районның төп мәсьәләләре

2024 елның 27 декабре, җомга

6 декабрьдә Әлмәттә быелгы йомгаклау, Әлмәт муниципаль районы Советының 48 нче сессиясе һәм шәһәр Советының 45 нче утырышы булды.

Сессия эшендә район һәм шәһәр Советлары депутатлары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Көн тәртибендә 10 сорау бар иде. Агымдагы елга район һәм шәһәр бюджетлары параметрларын төгәлләштерү, шулай ук муниципаль хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү мәсьәләләре хәлиткеч роль уйный. Бу карарлар буенча мәгълүмат белән Әлмәт муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады. Районның җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Кузьмина 2025 елга муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразланган планын тәкъдим итте.

Сессия азагында район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова депутатлар корпусына, җитәкчеләргә һәм халык иминлеге өчен хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт белдерде.

- Сугышчыларыбыз һәм аларның гаиләләре турында кайгырткан һәркемгә аерым рәхмәт, - дип ассызыклады ул. - Сәнәгать предприятиеләренә, эшмәкәрләргә, волонтерларга, актив кешеләргә. СВО зонасына 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән, аны китерү өчен Әлмәт районыннан дистәләгән сәфәрләр ясалган. Без сугышчыларыбызның тизрәк өйләренә кайтуын көтәбез.

Гүзәл Хәбетдинова барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, уңай үзгәрешләр һәм изге теләкләренең тормышка ашуын теләде.

Cессия алдынгы хезмәткәрләрне ведомство һәм тармак бүләкләре белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International