30 декабрьдә почта бүлекчәләре шимбә өчен билгеләнгән график буенча эшләячәк. 31 декабрь, 1 һәм 7 гыйнвар Татарстанда Россия Почтасы бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак.
30 декабрьдә почта бүлекчәләре шимбә өчен билгеләнгән график буенча эшләячәк. 31 декабрь, 1 һәм 7 ял көннәрендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячаклар. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.
2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнварда барлык почта бүлекчәләре дә бәйрәм көннәрендә билгеләнгән режим буенча эшләячәк. Шул ук вакытта 6 гыйнварда Россия Почтасы бүлекчәләре клиентларга хезмәт күрсәтүне бер сәгатькә иртәрәк төгәлләячәк. Клиентлар өзлексез һәм вакытында пенсияләр, пособиеләр, почта җибәрүләре, газета-журналлар алсын өчен, кайбер авыл бүлекчәләре башка график буенча эшли алалар.
Заказлар бирү пунктлары урнашкан почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык почта офисын табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында. нваря Россия Почтасының Татарстандагы бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак.