Айнур Исхаков массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде

2024 елның 27 декабре, җомга

Кичә, 26 декабрьдә, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән рәсми булмаган шартларда, чәй эчеп утырды.

Районыбыз эшчәнлеген мәгълүмати яктыртуга һәм киләчәк багланышларга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Якын киләчәккә планнар билгеләделәр.

Ел бик вакыйгалы һәм бай булды. Журналистлар берлеге бер урында тормый һәм даими үсә. Журналистларга актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу азагында журналистларны район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International