Бүген Татарстан Республикасында берьюлы өч масштаблы юл төзелеше объектын ачу тантанасы булды, алар арасында «Алексеевск – Әлмәт» яңа автомобиль юлы да бар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проект федераль ярдәм һәм хосусый инвестор катнашында мөмкин булды.
«Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәт белдерәсем килә — илебез тарихында беркайчан да шулкадәр транспорт инфраструктурасы төзелмәгән», — дип ассызыклады республика Рәисе.
Чарада шулай ук әлеге масштаблы проектны гамәлгә ашыру өчен көч куйган юл тармагы белгечләренә — проектлаучыларга һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады.
«Шәле (М – 7)-Баулы (м –5)» түләүле автомобиль юлы составындагы «Алексеевск-Әлмәт» автомобиль юлының әзерлеге турында «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров хәбәр итте.
145 км озынлыктагы «Алексеевск – Әлмәт» автомобиль юлы Татарстанның биш муниципаль районы аша уза һәм төбәктә I А югары категорияле беренче юл булачак. Трасса М-7 «Волга» һәм М-5 «Урал» төп федераль магистральләрен тоташтырачак, шулай ук «Европа — Көнбатыш Кытай»халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак. Әлеге юлны файдалануга тапшыру республиканың транспорт инфраструктурасын сизелерлек яхшыртырга, «Восток» М-12 магистрале буенча өстәмә трафик җибәрергә һәм транспорт йөрешен кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.
Юл йөрү бәясенә килгәндә, биеклеге 2 метрга кадәр булган җиңел автомобильләр өчен ул юлның һәр километрына 4,5 сум тәшкил итәчәк, нәтиҗәдә бөтен маршрут өчен 653 сум тәшкил итәчәк.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин яңа юл төзелеше объектлары буенча хәрәкәткә старт бирде.