Әлмәттә бәйрәм атмосферасын Яңа елга бизәлгән якты урыннар гына түгел, ә ТИҮ активистлары да тудыра.
Быел 35 йортта урман гүзәлләре урнаштырылган. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр балалар бакчалары һәм яшүсмерләр клублары белән берлектә аларны кулдан эшләнгән уенчыклар белән бизәп торалар.
Матур бизәлгән яшел гүзәлләр хәзер үтеп баручыларның күзләрен сөендерә һәм Яңа ел кәефен күтәрә.