Комсомолның даны онытылмый

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
Агымдагы елда ВЛКСМ оешуга 95 ел тула. Әлеге уңайдан 29 октябрь көнне Яшьләр үзәгендә “Молодежь альметьевской земли” дип аталган китапны презентацияләү булды. Аның авторы –И.Винокуров исемендәге премия лауреаты, ТР Журналистлар Союзы әгъзасы, күп санлы китаплар иҗат иткән Әлфия Ярмиева. Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, хәзерге вакытта күбесе җитәкче урыннарда эшләүче, элеккеге комсомол хәрәкәтенең актив әгъзалары катнашты.

Василий Иванович залда утыручыларны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән кайнар тәбрикләп, игелек һәм дөреслеккә булган ышанычын югалтмаган, тирә– якта барган мөһим вакыйгаларда үзенең дә өлеше барлыгын тоеп, аңлап яшәгән, шуңар омтылган активистларга изге теләкләрен җиткереп, юбилей билгеләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм дә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакировның котлау телеграммалары укылды.

ВЛКСМның 95 еллыгына багышланган чара вакытында 60 нчы, 70 нче, 80 нче елларның җырлары яңгырады, Әлмәт төбәгендә хезмәт куйган, аның нефть башкаласы буларак үсешенә лаеклы өлеш керткән күп кенә җитәкчеләр турында истәлекләр яңартылды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International