Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «ТРның ел спортчысы» премиясен тапшыру тантанасы узды.
«Массакүләм физкультура-савыктыру эшен кую буенча Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәре» номинациясендә 100 меңнән артык халкы булган шәһәрләр арасында Әлмәт җиңде.
Бүләкне ТР Спорт министры Владимир Леонов тапшырды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, федераль хакимият органнары җитәкчеләре, Бөтенроссия һәм республика спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган спортчылар һәм тренерлар, профессиональ спорт клублары вәкилләре катнашты.