Әлмәт балалар сәнгать мәктәбе балчык чүлмәкләр ясау буенча конкурста җиңү яулады

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

2024 елның 1 ноябреннән 1 декабренә кадәр Татарстан Республикасында 2025 елгы Сабантуйда «чүлмәк вату» уен ярышларында куллану өчен балчык чүлмәкләр ясау буенча конкурс узды.

«Сабантуй» татар халык бәйрәмендә уеннарның уникаль традицияләрен һәм оригиналь тарихи формаларын торгызуга керткән өлеше өчен «1 нче балалар сәнгать мәктәбе» МБМУ әлеге конкурста Татарстан Республикасының 45 районы арасында җиңү яулады һәм 5 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, киләсе елда бөтен республика буенча Сабантуй бәйрәмнәрендә чүлмәк вату ярышларында Әлмәт районыннан балчык чүлмәкләр кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International