Административ комиссия коммерция объектлары территорияләренең торышына мониторинг үткәрә

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Кар җыю-коммуналь хезмәтләрнең генә түгел, коммерция объектлары урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләренең дә бурычы ул.

Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре сәүдә үзәкләре янындагы кар чистартуның сыйфатын даими тикшереп торалар. Рейдлар барышында хокук бозулар теркәлә, ә мондый тикшерүләрнең максаты - шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту.

Тикшерү нәтиҗәсендә 25 чистартылмаган урын ачыкланган. Барлык җитәкчеләргә дә территорияләрне даими рәвештә чистарту һәм бозга каршы реагентлар сибү кирәклеге турында хәбәрнамәләр бирелде. Объектлар милекчеләре белән дә аңлату әңгәмәләре үткәрелде, шуннан соң алар кичекмәстән таләпләрне үтәүгә керештеләр.

Исегезгә төшерәбез, бу йөкләмәләрне үтәмәгән очракта штрафлар салырга мөмкин. Физик затлар өчен бу 2,5 мең сум, ә юридик затлар өчен 15 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International