Әлмәттә Яңа ел төне ничек узачак?

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Нефтьчеләр мәйданында Яңа ел төне 23:00 сәгатьтә Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында интерактив-күңел ачу программасы белән башланачак.

Төн уртасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлавы белән традицион туры трансляция узачак.

Шәһәр халкын һәм кунакларны котлаулардан соң «Братья месяцы и волшебные часы» театральләштерелгән программасы көтә. Яңа ел төнен Яр Чаллыдан килгән «Марш» төркеме ялкынлы чыгышы тәмамлаячак!

Халык күңел ачулары төнге 2:30 га кадәр дәвам итәчәк. Яңа ел төнендә бәйрәм салюты каралмаган.

Барысын да көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International