Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан декабрь өчен балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, банк счетларына балалар пособиеләре кергән татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак.

28 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге:

  • 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие;
  • эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие;
  • 3 яшькә кадәрге беренче балага түләү;
  • чакырылыш/мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең баласына пособие;
  • ана капиталыннан айлык түләү.

Почта аша пособие алучы республикада яшәүчеләргә пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк.

Игътибар итәбез, декабрь өчен түләүне вакытыннан алда алган ата-аналарга пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә булачак.

Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе.чт. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, ТП. 08.00 дән 15.45 кә кадәр).

Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассникида һәм Telegramда таныша аласыз.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International