Җинаятьчеләр кешеләрне вандализм һәм ут төртү актларын башкарырга мәҗбүр иткән мошенниклык очраклары ешайды.
Бу җинаятьләр, кагыйдә буларак, кешеләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү өчен психологик манипуляцияләр кулланган чит ил колл-үзәкләре тарафыннан оештырыла.
Мошенниклар ничек эш итә?
Җинаятьчеләр үз корбаннарын хәрби комиссариатлар, банклар, сәүдә үзәкләре биналарына ут төртергә күндерә. Кайбер очракларда алар янәсе урланган акчаларны кире кайтарырга вәгъдә итәләр яки үз корбаннарының зәгыйфьлеген файдаланып, җиңел хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә вәгъдә ителгән түләүләр урынына гражданнар тикшерү астына эләгә һәм кылынган җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тартыла.
Хөрмәтле әлмәтлеләр! Сак булыгыз һәм шикле телефон сөйләшүләрен өзегез. Өлкән яшьтәге кешеләрнең куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәк, алар мошенникларның манипуляцияләренә күбрәк дучар булырга мөмкин.
Шикле шалтыратулар яки хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү омтылышлары булган очракта кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.