23 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Нефтьчеләр мәйданында көн саен 16:00дән 19:00гә кадәр Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында мавыктыргыч балалар анимацион программалары узачак.
«Сәламәтлек» паркында шулай ук 23 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр «чыршы уенчыклары йорты» ачылачак, анда 11:00дән 15:00гә кадәр түләүле мастер-класслар узачак. Ә янәшәдә урнашкан «Сфера» планетарие кунакларны фәнни-танып белү фильмнары һәм «Кар бөртекләре» иҗади мастер-классы белән каршы алачак.
Шәһәр халкын һәм кунакларны кушылырга чакырабыз! Җылырак киенегез һәм яхшы кәефне дә үзегез белән алырга онытмагыз!