Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләре үсеше буенча актуаль диалог

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
ТР Мәҗбүри медицина имминияте территориаль бүлеге директоры Алсу Мифтахова, аның урынбасары Гүзәлия Зәкариева эш визиты белән Әлмәттә булдылар. Әлмәт муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин аларга алдагы 5 елда сәламәтлек саклау учреждениеләренең үсеш стратегиясе планы һәм аларның нәтиҗәләре белән таныштырды. Фикер алышу барышында халыкка беренчел медицина, урынга барып паллиатив ярдәм күрсәтү приоритетлы юнәлешләре, реабилитацион чаралар тикшерелде.

Кунаклар каланың 3 нче һәм инфекцион хистаханәләрендә, Әминов урамындагы балаларга медицина ярдәме күрсәтү офисында, онкология диспансерында булдылар. Алар Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә халык өчен уңайлы шартлар булдырылуын, техник шартларны тиешенчә файдаланырга кирәклегенә басым ясадылар.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International