Сезгә Әлмәттәге кар полигонының нинди булуын күрсәтергә булдык.
Кыш башыннан бирле бирегә 22 000 куб метрдан артык кар китергәннәр-бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк! Бу явым-төшем шәһәр урамнары һәм микрорайоннарыннан җыела.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, без полигонда булганда самосваллар бер генә минутка да туктамады — алар өзлексез кереп, карны бушаттылар. Соңгы тәүлектә генә дә полигонга 315 тапкыр чыгу башкарылган.
Полигонда карны җыеп кына калмыйлар: аны бушаталар, тамгалыйлар һәм рекультивация үткәрәләр. Шулай ук кар яхшырак эресен өчен кар казыйлар, кар массаларына эләккән каты көнкүреш калдыкларын җыештыралар. Яхшы һава торышы булганда бөтен кар августка эри.
Бу кар кадрларын сезнең белән уртаклашабыз!