Әлеге конкурс ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде һәм 1 сентябрьдә старт алды.
19 декабрьдә Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Әлмәт районы «Муниципаль берәмлекләр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә 3 нче урынны алды.
«Җирле үзидарә органнары» конкурс төркеменә бәя халыкны экологик агарту, экологик чаралар оештыру, яшелләндерү мәйданы, чишмәләрне төзекләндерү, шулай ук үткәрелгән өмәләр саны кебек критерийлар буенча бирелде – безнең районда алар 50дән артык иде.
Үз өлешләрен керткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерәбез! Бу безнең уртак җиңүебез!