Нефтьчеләр мәйданында 23 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында балалар өчен анимация программалары, әкият тамашалары оештырылачак, аларда шәһәр һәм районның иҗат коллективлары катнашачак.
Ә «Сәламәтлек» паркында бу чорда «Чыршы уенчыгы йорты» үз ишекләрен ачачак, анда көн саен 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр түләүле мастер-класслар узачак, ә янәшәдә урнашкан «Сфера» планетарие кунакларны фәнни-танып белү фильмнары һәм «Кар бөртекләре» иҗади мастер-классы белән каршы алачак.