18 һәм 19 декабрьдә Казанда Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика, йөзү, бадминтон һәм шахмат буенча финал ярышлары узды.
Гомумкоманда зачетында Әлмәт районы мактаулы өченче урынны алды!
Хезмәттәшләребезне ирешкән уңышлары белән котлыйбыз! Яңа 2025 елда спортта уңышлар, максатларга ирешүдә көч һәм ныклык телибез!