Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Муниципаль берәмлекләре Советының XIX съезды узды.
Анда 900дән артык муниципаль берәмлек җитәкчеләре, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары булып эшләгән һәм хәзерге вакытта алгы сызыкта торучы махсус хәрби операциядә катнашучылар, ветераннар, шулай ук ТИҮ, якташлык җәмгыятьләре һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Съезд барышында республика рәисе муниципаль өлкәнең алдынгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
«Без җирлек башлыклары вазыйфаларыннан илнең Кораллы Көчләре сафларына кергән һәм бүген СВО зонасындагы хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашкан коллегаларыбыз белән аеруча горурланабыз. Хөрмәтле коллегалар, сезгә батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм тизрәк безнең сафларга исән — сау, җиңү белән кайтуыгызны телибез», - диде республика Рәисе.
Бүләкләнүчеләр арасында 2020 елдан 2024 елга кадәр Түбән Мактама шәһәр җирлеге башлыгы, подполковник Рамил Әкрәм улы Бәдретдинов та бар. 2024 елның апрелендә Рамил Бәдретдинов Украинадагы махсус хәрби операция уздыру зонасына барырга карар кабул итте.
Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кичү авыл җирлеге башлыгы Галина Петровна Туманова да бүләкләнде. Тармакта аның эш стажы 30 елдан артып китә!
Горурланабыз!