«Татнефть» хәйрия фонды оештырган Кыш Бабай резиденциясе сезне тагын көтә! Быел ул 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, 15:00 дән 21:00 гә кадәр «Нефтьче» мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта ачылачак. Монда сез Кыш бабайны очрата, аңа шигырь сөйли яки җыр җырлый аласыз һәм татлы бүләк ала аласыз.
Резиденциянең рәсми ачылышы 22 декабрьдә 14:00 сәгатьтә булачак.
Шулай ук Әлмәт буенча яңа ел квестында катнашыгыз! «Татнефть белән Яңа ел» кушымтасын йөкләп алыгыз һәм 14 бәйрәм локациясендә булыгыз. Барлык станцияләрне узып, резиденциядә кыйммәтле приз алачаксыз!
Кайчан: 22 декабрь - 8 гыйнвар
Резиденциянең эш вакыты: 15:00 - 21: 00
Урын «Нефтьче» мәдәният йорты каршындагы мәйданчык