21 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Әлмәттә төп биш урында тематик чаралар сериясе узачак:
«Каракуз» скверында Яңа ел мәйданчыгы 21 декабрьдә 18:00 сәгатьтә ачылачак. Әлмәт урам театрының «Легкие крылья» спектакленең премьерасы Нефтеград халкы һәм кунаклары өчен тәкъдим ителәчәк.
22 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Яшьлек» скверында һәм компетенцияләр үзәге янындагы мәйданда Яңа ел локацияләре ачылачак. Ә 30 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр биредә «Легкие крылья» урам театрыннан театр тамашалары узачак.
Әлмәттә яңа ел бәйрәме тылсымының бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз! Көтәбез сезне!