Әлмәт язучылары “Манзара” тапшыруында катнаштылар

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
29 октябрь көнне Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Илүсә Нәбиуллина һәм Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Таһир ШәмсуаровларӘлмәт язучылар оешмасының 50 еллык юбилее уңаеннан Татарстан яңа гасыр телерадиокомпаниясенең “Манзара” тапшыруында чыгыш ясадылар.

Илүсә Нәбиуллина оешманың тарихы һәм бүгенгесе, киләчәккә планнары турында сөйләде, ә Таһир Шәмсуаров үзенең яңа гына язылган иҗат җимешләре белән таныштырды.

Тапшыруны ТНВ каналыннан “Манзара” (Планета) тапшыруында карарга була.

Илүсә Нәбиуллина,
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International