Кышкы каникул вакытында сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламаларны махсус хәрби операциядә катнашучыларның 100 гә якын баласы алачак.
Смена 2-8 гыйнвар көннәрендә узачак. Бу ял төрен 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар ала ала.
Путевка алырга теләүчеләргә Яшьләр үзәгенә (Ленин урамы, 21, 35 нче кабинет) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән электрон документлар: ана паспорты (фото+прописка), ананың ИНН һәм СНИЛСы, туу турында таныклык яки бала паспорты, баланың атасын мобилизацияләү турында белешмә булырга тиеш. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 45-49-46.