Әлмәтлеләр социаль сораштыруда катнаша ала

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Без сезне балалар һәм өлкәннәрнең актуаль проблемаларын һәм ихтыяҗларын ачыкларга, шулай ук сәламәтлекне саклаучы технологияләр мәсьәләләре буенча нәтиҗәле чишелешләр эшләргә ярдәм итәчәк социаль сораштыруда катнашырга чакырабыз.

Онлайн-сораштыру конфиденциальлек һәм мәгълүматны яклау таләпләрен үтәп, аноним рәвештә үткәрелә. Тикшеренү нәтиҗәләре гомумиләштерелгән рәвештә эшкәртеләчәк һәм республикада яшьләр сәясәтен үстерү максатларында кулланылачак.

Без сездән алынган мәгълүмат бары тик тикшеренү максатларында һәм гомумиләштерелгән рәвештә генә кулланылачагына гарантия бирәбез.

Анкета узу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/67583093eb614672c0d5c5ec/.

Актив гражданлык позициягез өчен алдан ук рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International