Кар яву нәтиҗәләре контрольдә тотыла

2024 елның 13 декабре, җомга

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков кушуы буенча кар чистартуга һәм чыгаруга бөтен көч куелды. Юллардан һәм юл яны территорияләреннән кар чистарту эшләре тәүлек буена алып барыла.

МУП «ГУАД» көче белән төнлә урамнардан 832 кубометр кар чыгарылган. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 73,3 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган.

Шәһәр урамнарында 19 юл эшчесе һәм 28 берәмлек махсус техника эшләвен дәвам итә. Тагын 7 берәмлек техника һәм шәһәрнең идарәче компанияләренең 148 дворнигы йорт яны территорияләрен һәм аларга юлларны җыештыралар. Шәхси секторны чистартуга «Татнефть» ГАҖнең өстәмә техникасы җәлеп ителгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, техника башта шәһәрнең үзәк урамнарына: беренче һәм икенче категорияле юлларга чыга. Төп транспорт артерияләрен җыеп алганнан соң, кечерәк юнәлешләрне һәм шәхси секторны чистарту эшләре алып барыла. Тротуарларны һәм тукталыш мәйданчыкларын җыештыруга аерым игътибар бирелә.

Исегезгә төшерәбез, коммерция объектларына якын территорияләрне җыештыру биналарның милекчеләре һәм арендаторлары җаваплылыгында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International