Иртәгә, 13 декабрьдә, Әлмәттә болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар, төнлә урыны белән көчле бозлавык, иртән һәм көндез аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 метр тизлектә, иртән һәм көндез көче секундына 15 метрга кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚. Көндез максималь температура -1..-5˚.
Юлларда бозлавык, өслек, урыны белән кар көртләре.