Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Мөдәрис кызы Хәбетдинова кушуы буенча эш төркеме оештырылды, аңа янгын күзәтчелеге, шәһәр газы хезмәткәрләре, ТИҮ һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре керде. Төркемнең төп бурычы-өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләрне, социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм күп балалы гаиләләрне ачыклау.
Бүгенге көнгә 140 адрес ачыкланган инде. Обход барышында янгын сигнализациясе куелачак һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәреләчәк.
Шәһәр газы хезмәткәрләре шулай ук фатирларда газ җиһазларын тикшерәчәк, һәм бу хезмәтләр халыкка бушлай күрсәтелә!
Әгәр сез ярдәмгә мохтаҗ күпфатирлы йортларда яки шәхси секторда яшәүчеләр турында беләсез икән, зинһар, мәгълүматны идарәче компаниягә тапшырыгыз яки шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең кабул итү бүлмәсенә 8(8553)39-01-08 номеры буенча шалтыратыгыз.