Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Әлмәт өченче урынны алды! Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков хәбәр итте.
Бу казаныш шәһәребезне төзекләндерүгә көн саен үз көчләрен куйган күпсанлы кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булды.