Рөстәм Миннеханов Әлмәттә "Баулюкс" компаниясе заводында булды

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
28 октябрь көнне ТР Президенты Рљстәм Миннеханов эш визиты белән Әлмәткә килде. “Татнефть” ААҖендә узган директорлар Советы утырышыннан соң республика башлыгы нефть чыгаручы компанияләр өчен коры төзелеш катнашмалары һәм бетонит балчык порошокларын җитештерүче “Баулюкс” компаниясе заводында булды. Президентны "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов озатып йљрде.

"Баулюкс" компаниясенең Әлмәттәге заводында бур һәм тампонаж эремәләре өчен югары сыйфатлы бетонит балчыклы порошоклар, төрле куллану шартлары өчен махсус цементлар, химик реагентлар һәм башкалар җитештерә. Предприятие продукциясен бөтен Россия буйлап нефть компанияләре ала һәм куллана. "Баулюкс" коры төзелеш катнашмаларын бетонит, гипс, цемент һәм полимерлар нигезендә ясый.

Югары дәрәҗәле кунакларга җитештерү линияләрен күрсәттеләр, заводта кулланыла торган алдынгы технологияләр белән таныштырдылар. Татарстан Президенты предприятиенең эшчәнлеген югары бәяләде һәм компания продукциясендә ихтыяҗның республикада гына түгел, ә аннан читтә булганлыгына да басым ясады.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International