Әлмәт шәһәренең креатив индустрияләр мәктәбе «КИМ спринтлары» конкурсында җиңү яулап, Россиянең 93 креатив индустрия мәктәбе арасында иң яхшысы булды

2024 елның 7 декабре, шимбә

Әлеге конкурсның асылы балалар тарафыннан бирелгән тематика буенча креатив роликлар булдырудан һәм аларны Yappy платформасында 28 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр урнаштырудан гыйбарәт иде.

Креатив индустрияләр мәктәбенең иң яхшы роликлары түбәндәге эшләр булды:

Ата-аналар турында шаярту

Шоппер пакетка караганда яхшырак

Күңелгә ятышлы шөгыль сайлау турында мем.

Шуңа бәйле рәвештә, креатив индустрияләр мәктәбенә миллионлы блогерларның, шулай ук «Газпром медиа-холдинг» командасының килүен түземсезлек белән көтәбез.

«КИМ спринтлары» конкурсын Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Газпром-Медиа холдинг» белән бергә креатив индустрияләр Федерациясе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International