Казанда «Госдиджитал: Кешеләр. Фикер. Аралашу» премиясенә йомгак ясалды.
Чарада Татарстан Республикасы хакимият органнары матбугат хезмәтләреннән 100 дән артык вәкил җыелды. Премияне оештыручылар-ТР Рәисе администрациясе һәм «Диалог регионнар» АНО.
Премия кысаларында республиканың барлык министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары матбугат хезмәтләренең эше бәяләнде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте «Коммуникацияләрдә креативлык» номинациясендә җиңүгә лаек булды!
Республика җитәкчелегенә эшебезгә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!