2024 елның 1-10 декабрендә Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы үткәрелә, ул 1992 елдан бирле ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Инвалидлар декадасы-кешеләргә игътибар, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеген һәркемгә искәртү ул.
Әлмәттә ел саен «Ансар» хәйрия фонды тарафыннан социаль яклау идарәсе һәм «Опека» үзәге белән берлектә оештырылган «Йөрәк җылысын бүләк ит» хәйрия коучингы узды.
Ел саен фонд мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм аларның әниләрен мавыктыргыч мастер-классларга җыя, анда катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр ала.
Бу мөһим проектка ярдәм итүчеләргә һәм өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерәбез!