Безнең районда көннән-көн төрле яшьтәге иреклеләр арта бара. Игелекле эш меңләгән кешене берләштерә. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк әлмәтлеләр безнең сугышчыларга һәрьяклап ярдәм күрсәттеләр. Безнең волонтерлар рәхмәт һәм бүләкләү көтмиләр, ә йөрәк кушуы буенча эш итәләр.
Волонтерларның күпчелеге безнең геройлар артына баскан һәм аларга ышанычлы, нык тыл тәэмин иткән хатын — кызлар булуы аеруча соклану уята.
Барлык волонтерларга фидакарь хезмәтләре, ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең изге миссиягезне дәвам иттерү өчен сәламәтлек, көч һәм энергия телибез!