1 миллион сум грант алачак авыл җирлекләре арасында безнекеләр дә бар

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Билгеле булганча, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан авыл җирлекләре арасында бәйге үткәрелгән иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнгән һәм 104 авыл җирлеге республика бюджетыннан берәр миллион сум грант алачак. Конкурс чорында авыл җирлекләреннән барлыгы 208 гариза кергән, аларның яртысын миллион сумга лаек дип тапканнар. Грант акчаларын авыл җирлеге инфраструктурасын үстерү, төзекләндерү һәм социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерергә мөмкин. Тикшерүчеләр акчаларның максатсыз файдалануын ачыкласа, аларны кире кайтарырга туры киләчәк.

Җиңүчеләр арасында Әлмәт муниципаль районының өч авыл җирлеге дә бар. Аларның исемнәре якын араларда рәсми рәвештә игълан ителәчәк.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International