Бүген, 3 декабрьдә, Россиядә мөһим истәлекле дата – Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Бу көн Ватан өчен гомерләрен биргән, әмма исемнәре билгесез калган барлык кешеләрне искә алуга багышлана. Без аларның батырлыгын хөрмәт итәбез һәм алар ярдәмендә тыныч күк астында яшәвебезне истә тотабыз.
Бу мөһим көнне 5, 16, 21нче мәктәпләрнең 50дән артык укучысы һәм укытучысы мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская һәм «Сугышчан туганлык» вәкилләре белән бергә шәһәребез һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.