Бөек Җиңүнең 70 еллыгы зурлап билгеләп үтеләчәк

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
2015 елның 9 маенда илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Чараның тантаналы өлешен Kazan-Arena стадионы каршында үткәрү планлаштырыла. Бүген ТР Хөкүмәте йортында видебрифинг режимында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының икенче утырышында шул хакта сөйләшү булды. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миннеханов үткәрде.

Җиңү көнендә Казанда 1945 елның 9 нчы мае вакыйгаларын күз алдына китерерлек чаралар үткәреләчәк. Kazan-Arena стадионы каршындагы мәйданда әлеге тантаналар үткәрү өчен урын әзерләнәчәк. “Бу урын киң күләмле чаралар үткәрү өчен уңайлы. Стадион алдындагы мәйдан зур булу нәтиҗәсендә, бәйрәмдә күпсанлы тамашачылар һәм кунаклар катнаша алачак. Машиналар йөри торган юлны ябу ихтыяҗыда тумый. Kazan-Arena медиафасады чараны видеодан күрсәтеп барачак”, - дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин.

Аның сүзләренә караганда, Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәмендә мәйданны бәйрәмгә әзерләү, костюмнар шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар үзләрен төгәл тарихи чорда кебек итеп хис итәрлек булырга тиеш. Шуңа күрә, Казанда 1945 елның 9 нчы мае вакыйгаларын күз алдына китерерлек чаралар үткәрү тәкъдим ителә.

Россия тарихына яңа юнәлеше биргән сугышта җиңүчеләрне хөрмәтләү башкалабыз Казанда гына түгел, республикабызның һәрбер район үзәге, һәрбер шәһәрендә зурлап үткәрү бурычы куелды. Әлеге уңайдан Әлмәт муниципаль районында да әзерлек эшләре башланды инде. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 2015 елда узачак бәйрәмдә шәһәр коллективлары катнашачак.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International