Татарстан Республикасы Президентының 29.01.2014 №ПУ-79 Указы нигезендә Татарстан Республикасында 2024 ел башыннан Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милкендә булган акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру үткәрелә.
Социологик тикшеренү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында сылтама буенча онлайн анкета сораштыру үткәрү аша башкарыла https://open.tatarstan.ru/polls/.