Шамил Гарипов шулай ук барлык катнашучыларның да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Бигрәк тә начар һава шартларында һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануга аерым игътибар бирелде.
«Безнең һәрберебез җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә юл хәрәкәтендә катнаша. Сезнең һәрберегезне начар һава шартларында, тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме җитмәү шартларында яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга чакырам», - дип мөрәҗәгать итте планеркада катнашучыларга Шамил Гарипов.
Бу гади чаралар безнең юлларны һәркем өчен куркынычсызрак итәргә ярдәм итәчәк! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!