Бүгенге көндә Әлмәт районында 96 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 15 кеше һәлак булган һәм 109 кеше яраланган. Узган ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 25 кә, һәлак булучылар - 3 кә, ә яралылар - 38 кә кимегән.
Юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре:
- Узып китү кагыйдәләрен бозу.
- Бәрелеш.
- Җәяүлеләрне бәрдерү.
28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр җәяүлеләр катнашында аварияләрне булдырмау өчен «Җәяүле» операциясе үткәрелә. Җәяүлеләр юлны җәяүлеләр кичүләре аша чыгарга тиеш, югыйсә 500₽ штраф яный (РФ КоАП 12.29 маддәсенең 1 өлеше).
Юлларда игътибарлы булыгыз!