Бүген гомумшәһәр планеркасында район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройларның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырды.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Әлмәт районы хәрбиләре үлгәннән соң бүләкләнде.
Һәлак булган хәрбиләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Гүзәл Хәбетдинова ассызыклаганча, хәзерге заман шартларында без үзебезнең тынычлыгыбыз һәм иминлегебез өчен көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куючыларны истә тотарга тиешбез. Ул хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү эшен дәвам итәргә кушты.