Әлмәт муниципаль районының 2 декабрьдә узган гомумшәһәр планеркасы махсус операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасыннан башланды. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова туганнарының кайгысын уртаклашты, батырлык һәм ил өчен гомерләрен биргән геройларның исемнәре беркайчан да онытылмаячагын ассызыклады. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Аннары Гүзәл Хәбетдинова көзге чакырылышны оештыру буенча йөкләмәләр бирде. ӘМР Советы Аппараты җитәкчесе Әнүзәр Юнысов 2024 елның 25 ноябрендәге планерка беркетмәсенең үтәлеше турында хәбәр итте. Креатив индустрияләр мәктәбен лицензияләү, янгын куркынычсызлыгы һәм ТИҮләр һәм авыл җирлекләре базасында оештырылган профилактик төркемнәрнең эшен активлаштыру мәсьәләләре контрольдә кала. Социаль яклау, авыл җирлекләре, янгын сүндерү бүлекләре һәм ОПОП вәкилләре кергән бу төркемнәр янгыннарны булдырмау өчен күп балалы, имин булмаган гаиләләрне, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне, ялгыз пенсионерларны һәм әхлаксыз тормыш алып баручы гражданнарны әйләнеп чыга. 17-29 ноябрь көннәрендә районда 4 янгын корбансыз булган.
КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы директоры Рөстәм Шәмсетдинов 1999 елда нигез салынган филиал эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Филиал 8 юнәлеш буенча бакалаврлар һәм 1 программа буенча магистрлар әзерли. Соңгы 4 елда бизнес-аналитика һәм педагогик белем бирү белән бәйле яңа юнәлешләр ачылды. Филиалның нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең күбесе ведомство, ТР һәм РФ буенча медиан күрсәткечләргә туры килә яисә артып китә. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы филиалның нәтиҗәлелеген шәһәрнең башка югары уку йортлары белән чагыштырып анализлау кирәклеген ассызыклады.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шамил Гарипов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары һәм «Җәяүле» профилактик чарасы турында сөйләде.
Ахырда Әнүзәр Юнысов киләсе атнага чаралар планын тәкъдим итте.