Гүзәл Хәбетдинова шәһәр сусаклагычын реконструкцияләү барышын карады

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Шәһәр сусаклагычындагы эшләрнең барышын район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова карады.

Сусаклагыч территориясен төзекләндерү буенча төп эшләр инде төгәлләнгән, кайбер эшләп бетерүләр кала.

Аерым алганда, ел ахырына кадәр күпердә агач тоткалар һәм яктырткычлар урнаштырылачак — кичке вакытта күпер яктыртылачак.

Тиздән эко-парк зонасында күпфункцияле комплекс һәм кошларны күзәтү манарасы барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта территория җиһазларны монтажлау өчен әзер.

7 нче чиратны төзекләндерү кысаларында Фатыйх Кәрим урамында инженерлык коммуникацияләрен күчерү буенча эшләр башланды.

Күчмә киңәшмә йомгаклары буенча гүзәл Хәбетдинова объектта эшләр темпын тизләтергә кушты.

Әлеге объектны төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International