«Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССОның беренчел кан тамырлары үзәге «Тромболитик терапиядән соң иң югары яхшырту күрсәткече» номинациясендә республика конкурсында җиңүче булды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көненә багышланган штаттан тыш баш белгечләр Динә Хәсәнова һәм Марат Сәйхунов катнашында Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциянең фәнни программасы эшчәнлекләре баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары белән авыручыларга квалификацияле ярдәм күрсәтү белән бәйле белгечләргә юнәлдерелгән иде. Россиянең әйдәп баручы белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Очрашу ахырында ел йомгаклары ясалды.

Барлык кан тамырлары үзәкләре арасында «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССОның беренчел кан тамырлары үзәге «ТРның иң яхшы кан тамырлары үзәге – 2024» республика конкурсында «Тромболититик терапиядән соң иң югары яхшырту күрсәткече» номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды.

Коллегаларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International