1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бу атнада, 1 декабрьдә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда кешеләр ВИЧ белән яшәүче затларга ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр һәм СПИД белән бәйле авырулардан үлгәннәрне искә алалар.

2024 елда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне девизы (ЮНЭЙДС мәгълүматлары буенча): Дөрес юлны сайлагыз – кеше хокуклары юлы. Ул агымдагы елның ноябрендә башланган чараларның девизы булды.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен үткәрү максаты - авыруны профилактикалау эшендә мөмкин кадәр күбрәк көч кую, яңа йоктыру очракларын булдырмау, ВИЧ белән яшәүче кешеләргә карата стигма һәм дискриминацияне бетерү. Бу авыруның таралуы күптән инде куркыныч төркемнәре белән генә чикләнми башлады бит.

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 2802 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган, Әлмәт СПИД үзәгендә 1279 кеше исәптә тора. Авыруның иң зур дәрәҗәсе 30-49 яшьлекләр төркемендә ачыклана. ВИЧ-инфекцияне йоктыруның төп юлы җенси юл булып кала.

ВИЧ-инфекциянең симптомнары юк. Ел саен тикшерү уздыру мөһим.

ВИЧ-инфекциягә мобиль тест пунктлары эшләячәк:

- 28 ноябрьдә «Западный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә 12.00 дән 16.00 гә кадәр,

- 29 ноябрьдә «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә 12.00 дән 16.00 гә кадәр (өченче катта),

- 2 декабрьдә «Мактама Парк» сәүдә-күңел ачу үзәгендә 12.00 дән 15.00 гә кадәр.

Тест аноним рәвештә, тиз, авыртусыз үткәрелә.

Шунда ук кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсенә анализ тапшырырга мөмкин булачак.

ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча консультацияне һәм мәгълүматны 8-(8553) 36-20-17, 36-20-18 телефоннары аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International