«Татарстанның киләчәк көллияте» Әлмәт укучылары өчен яңа факультативлар ачты

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Эшче һөнәрләрен һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатында «Римера-Алнас» предприятиесе Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә шәһәр укучылары өчен гамәли юнәлешле факультатив дәресләр оештырды.

Заводның белем бирү проекты - «Татарстанның киләчәк көллияте» - мәктәп укучыларын «Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер», «Программа белән идарә ителә торган станоклар операторы» һәм «Кара һәм төсле металл кою производствосы» юнәлешләре буенча укыта. Уку программасы 72 сәгатькә исәпләнгән. Уку яшүсмерләрне аңлы рәвештә һөнәр сайларга әзерли.

1 нче лицей-интернат, 17 нче һәм 21 нче «Дай 5» урта мәктәпләре укучылары атнага бер тапкыр факультативларга йөриләр, анда тәҗрибәле осталар күзәтүе астында һөнәрнең нигезләре белән танышалар һәм предприятиедә хезмәт процессын өйрәнәләр. Балалар уен формасында һөнәри ориентация тестлары, һөнәри пробалар уза, шулай ук лабораторияләрдә шөгыльләнә.

- Дәресләрдә без укытучы белән бергәләп эшләнмәнең 3D-моделен төзедек, аны алга таба ЧПУ белән станокта идарә итү программасы булдыру өчен кулланырга мөмкин. Безнең өчен бу беренче тәҗрибә, бик кызык булды! -ди 1 нче лицей-интернат укучылары Матвей Шаронов һәм Әмирхан Гарифуллин.

«Татарстанның киләчәк көллияте» яшьләр һәм аларның ата-аналары ихтыяҗларын исәпкә алып, укыту-җитештерү комбинатлары системасын яңадан эшләтеп җибәрде. Заманча һәм динамик дөньяда эшкә урнашу гарантиясе элеккечә белгечлек сайлаганда мөһим өстенлек булып тора.

- Күпчелек ата-аналар балаларының булачак һөнәрен мөмкин кадәр иртәрәк билгеләвенә омтыла. Ләкин син беркайчан да хыял эше белән очрашмагансың, турыдан-туры аңа чуммагансың икән, моны ничек аңларга? Бүген «Татарстанның киләчәк көллияте» хезмәт базарында кирәкле белгечлекләргә кагылырга һәм теге яки бу һөнәрнең туры килүен аңларга тәкъдим итә, – дип билгеләп үтә «Римера-Алнас»ның укыту, бәяләү һәм персоналны үстерү идарәсе башлыгы Сергей Ушаков. – Үз чиратыбызда, без булачак яшь белгечләр белән кызыксынабыз, шуңа күрә яшьтән үк укучыларны һөнәри юнәлеш бирү белән актив шөгыльләнәбез.

Яңа факультатив дәресләр инде ата-аналарда һәм аларның балаларында зур кызыксыну уятты.

- Мондый заманча әзерлек үзәгендә шөгыльләнү бик шәп. Биредә без үзебез өчен яңа белемнәр һәм һөнәрләр өйрәнәбез, - ди 17 нче урта мәктәп укучысы Данил Садриев.

Быел кыш балалар остазлары җитәкчелегендә «Яшь профессионаллар» конкурсының челтәр этабына әзерләнә башлаячаклар, ул киләсе язда ук безнең республикада узачак.

«Татарстанның киләчәк көллияте» бу проектны Әлмәттә Алга таба да киңәйтергә һәм аны шәһәрнең башка мәктәпләренә җәелдерергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International