Мәҗит Салихов: “Балалар югалу очракларын булдырмас өчен барлык төр чаралар да күрелергә тиеш”

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Башкарма комитеттагы иртәнге планерка соңгы көннәрдә барыбызның да уртак борчуына әверелгән югалган кыз темасы буенча фикер алышудан башланды. 23 октябрь көнне Әлмәт районының Эчке эшләр идарәсенә Түбән Мактама бистәсендә яшәүче Спирихиннардан кызларының югалуы турында хәбәр килә. 13 яшьлек яшүсмер кичке яктан бию түгәрәгенә китә һәм кире кайтмый.

Кызны эзләүгә Эчке эшләр идарәсенең барлык хезмәткәрләре, шулай ук, студентлар һәм волонтерлар җәлеп ителә. Полиция хезмәткәрләре ата – аналардан, кызның сыйныфташларыннан, укытучылардан, мәгълүмат җыялар. Йортларга рейд ясала, өй түбәләре, подваллар, ташландык биналар тикшерелә. 26 октябрь кичендә Ренита Спирихина табыла.

“Күп кенә службалар тәүлек әйләнәсе эшләде, хокук саклау органы хезмәткәрләренә, әлеге вакыйгага битараф калмыйча, аларга ярдәм күрсәткән әлмәтлеләргә зур рәхмәт,”– диде Мәҗит Хаҗипович. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,район башлыгы кызны эзләү эшен шәхсән контрольдә тотып, мәсьәләләрнең оператив хәл ителүенә җирлек булдырды.

“Булган вакыйгадан сабак алырга кирәк. Бөтен мәктәпләрдә дә ата – аналар белән очрашулар уздырылырга, төгәл чаралар күрелергә тиеш. Алдан каникуллар булуын да истән чыгармаска кирәк” – диде ул. Шулай ук, балигъ булмаган кызның нинди юллар һәм кем ярдәме белән республикадан читкә чыгып китүе, аның эшкә урнашу очрагын ахыргача ачыкларга кушты.

Л. Сахапова, Ф. Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International