Җинаятьчеләр кешеләрдән акча һәм шәхси мәгълүматлар алу өчен төрле схемалар кулланалар.
Исегездә тотыгыз:
Әгәр дә сез линиянең икенче ягында кем булуына ышанмыйсыз икән, беркайчан да шәхси мәгълүматларыгызны һәм парольләрегезне телефон аша яки интернетта хәбәр итмәгез.
Янәсе дәүләт органнары яки банклар вәкилләреннән шалтыратулар алганда сак булыгыз. Чын хезмәткәрләр беркайчан да сездән конфиденциаль мәгълүматны хәбәр итүегезне яки акча күчерүегезне сорамаячак.
Билгесез җибәрүчеләрдән хатларда сылтамаларны яки кертемнәрне ачмагыз.
Әгәр сезгә ашыгыч килешүләр тәкъдим итсәләр яки зур файда вәгъдә итсәләр, мөгаен, бу тозак.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!