6-8 декабрьдә меценат Андрей Комаров инициативасы белән Әлмәттә «Снежность» XXI балалар хәйрия театр фестивале узачак. Чараның партнеры «Римера» компанияләр төркеме булачак.
«Снежность» фестиваленең максаты — социаль якланмаган гаиләләрдәге, балалар йортларындагы һәм тернәкләндерү үзәкләрендәге балаларны сәнгать дөньясына җәлеп итү һәм илһамландыру. 2024 елда язучы, шагыйрь, драматург, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Александр Сергеевич Пушкинның 225 яшьлек юбилеена «Снежность» фестивале «Пушкин. Наз белән» лейтмотивы астында узачак.
Әлмәттәге фестиваль репертуарында 4 театр коллективы башкаруында 7 спектакль күрсәтелә: Санкт-Петербург дәүләт «Әкият курчак театры», Әлмәт һәм Киров драма театрлары, шулай ук Казан яшь тамашачы театры. Фестиваль кысаларында ТЮЗ режиссеры һәм актерлары белән иҗади очрашу узачак. Программа башлангыч мәктәп яшендәге балаларга да, яшүсмерләргә дә исәпләнгән.
Традиция буенча, 19 нчы коррекцион мәктәптә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән Яшь тамашачылар өчен җайлаштырылган күчмә хәйрия спектакле булачак.
Элеккечә үк, спектакльләр алдыннан әйдәп баручы балалар нәшриятлары китаплары уйнатылачак, ә тамашачыларга театр бәйрәме атмосферасын тоярга «Татарстан киләчәге көллияте» мәгариф проекты волонтерлары ярдәм итәчәк.
Әлмәттән тыш фестиваль илнең җиде шәһәрендә уза: Ижевск, Чиләбе, Первоуральск, Озерск, Екатеринбург, Бөек Новгород һәм Петропавловск-Камчатск.
«Снежность» фестивале программасы белән җентекләбрәк www.snegnost.ru сайтында танышырга мөмкин.
Белешмә:
«Снежность» балалар хәйрия театр фестивале – Уралда, Татарстан Республикасында, Удмуртия Республикасында, Бөек Новгородта һәм Ерак Көнчыгышта социаль яктан якланмаган балалар һәм яшүсмерләр өчен гамәлгә ашырыла торган масштаблы социаль-хәйрия проекты. Әлеге чарада 220 меңнән артык бала һәм илнең 85 алдынгы балалар театры һәм иҗат берләшмәсе катнашты. Фестиваль «Хәйриячелек» номинациясендә «Россиянең иң яхшы социаль проектлары»премиясе җиңүчесе дип танылды. Фестиваль кысаларында берничә юнәлеш тормышка ашырыла: төп, параллель һәм инклюзив программалар. Традиция буенча фестивальнең яшь тамашачыларына истәлекле бүләкләр бирелә.
«Римера» ДК – инновацион компания, нефть чыгару һәм нефть промыселы җиһазларын эшләү, җитештерү, прокатлау һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча Россия базарында лидерларның берсе. «Римера» компанияләр төркеме составына илебезнең нефть машина төзелеше предприятиеләре – «Римера-Алнас» һәм «Ижнефтемаш», Россиянең төп нефть чыгаручы төбәкләрендәге сервис үзәкләре челтәре – «Римера-Сервис», шулай ук «Римера» ҖЧҖ – ачык тау эшләре өчен махсус техника һәм җир асты файдалы казылмаларын чыгаруның тулы циклы өчен җайланмалар уйлап табучы һәм җитештерүче керә.