Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: мичне караучысыз калдырмагыз!

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

2024 елда Әлмәт районында 233 янгын булган, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 14 кеше зыян күргән. Янгыннар һәм һәлак булучылар саны кимүгә карамастан, зыян күрүчеләр саны арту күзәтелә.

Мичләрне һәм башка җылыту приборларын кулланганда игътибарлы булыгыз. Аларны беркайчан да караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә өйдә балалар яки өлкәннәр булса. Исегездәме, куркынычсызлык

Сездән башлана. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International