ВИЧ – инфекцияне профилактикалау буенча Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» үткәрү турында

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

#СТОПВИЧСПИД акциясе кысаларында 2024 елның 25 ноябреннән 6 декабренә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча бөтенроссия кайнар линиясен үткәрә. Акция Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм халыкка бу авыру турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

«Кайнар линия» телефоны: 8(843)238-21-74 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8 (843) 238-98-54 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Гражданнарга консультация бирү шулай ук гамәлгә ашырылачак:

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ белгечләре тарафыннан 8 (843) 221-90-24 телефоны буенча 9 сәгать 00 минуттан 12 сәгать 00 минутка кадәр, 13 сәгать 00 минуттан 17 сәгать 00 минутка кадәр.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлегендә Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарында 8 (8553) 22-65-14 телефоны буенча 8 сәгать 00 минуттан 12 сәгать 00 минутка кадәр, 13 сәгать 00 минуттан 17 сәгать 00 минутка кадәр.

Теләге булган һәркем кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.

Күрсәтелгән чорда Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге тарафыннан ВИЧ-инфекция проблемасы буенча 8-800-555-49-43 телефоны буенча «кайнар линия» оештырылачак. Кирәкле мәгълүматны «СТОПВИЧСПИД.РФ» һәм o-spide.ru интернет-ресурсларында да алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International